16+

Кисәтү ясаганы өчен әнисе яшендәге хатынны кыйнаган

Тикшерү эше дәвам итә.

Тикшерү эше дәвам итә.

24 март көнне Әгерҗе пабликларының берсендә шәһәр урамында хатын-кыз кыйналуы турында мәгълүмат барлыкка килгән.

"Әгерҗе. Нариман, Гагарин урамнары чатында исерек машина йөртүче хатын-кызны бәрдергән. Аннан үзенә кисәтү ясаганы өчен чыгып бик каты кыйнаган", - диелә бу хәбәрдә.

Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге җитәкчесе Айнур Вәлиев хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча тикшерү алып барыла. Җинаятьченең шәхесе ачыкланган, аннан сорау алынган, бу кеше үз гаебен танып күрсәтмәләр биргән. Процессуаль тикшерү тәмамлангач һәм килеп чыккан хәлнең барлык шартларын ачыклагач, тиешле процессуаль карар кабул ителәчәк.

Зыян күрүчегә килгәндә, аның хәле тотрыклы дип бәяләнә. Әгерҗе үзәк район хастаханәсенә мөрәҗәгать иткәннән соң, бу хатын-кызда төрле дәрәҗәдә имгәнүләр һәм җәрәхәтләр булуы теркәлгән. Аны хирург караган, невролог консультациясе бирелгән.
Хастаханә баш табибы Эдуард Овчинников сүзләренчә, хатын-кызга кирәкле бөтен медицина ярдәме күрсәтелгән. Ул табиблар күзәтүе астында амбулатор дәвалану узуын дәвам итәчәк.

http://agryz-rt.ru

 

Тикшерү эше дәвам итә

Кичә шәһәр пабликларының берсендә Әгерҗедә хатын-кыз кыйналуы турында мәгълүмат барлыкка килде.

"Әгерҗе. Нариман, Гагарин урамнары чатында исерек машина йөртүче хатын-кызны бәрдергән, аннан үзенә кисәтү ясаган өчен чыгып бик каты кыйнаган", - диелә бу хәбәрдә.

 

Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге җитәкчесе Айнур Вәлиев хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча тикшерү алып барыла. Җинаятьченең шәхесе ачыкланган, аннан сорау алынган, бу кеше үз гаебен танып күрсәтмәләр биргән. Процессуаль тикшерү тәмамлангач һәм килеп чыккан хәлнең барлык шартларын ачыклагач, тиешле процессуаль карар кабул ителәчәк.

Зыян күрүчегә килгәндә, аның хәле тотрыклы дип бәяләнә. Әгерҗе үзәк район хастаханәсенә мөрәҗәгать иткәннән соң бу хатын-кызда төрле дәрәҗәдә имгәнүләр һәм җәрәхәтләр булуы теркәлгән. Аны хирург караган, невролог консультациясе бирелгән.

Хастаханә баш табибы Эдуард Овчинников сүзләренчә, хатын-кызга кирәкле бөтен медицина ярдәме күрсәтелгән. Ул табиблар күзәтүе астында амбулатор дәвалану узуын дәвам итәчәк.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/khokuk-saklau-organnary-gered-bulgan-khl-buencha-rsmi-kommentariy-birde

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading