16+

Китапка мәхәббәт ишегалдында башлана

Казанда Әдәби ишегаллары уза. Быел Әдәби ишегаллары Казан районнарының 9 ишегалдында оештырыла.

Казанда Әдәби ишегаллары уза. Быел Әдәби ишегаллары Казан районнарының 9 ишегалдында оештырыла.

6 август көнне Әдәби ишегалды Казанның Авиатөзелеш районындагы Лукин урамы буенча урнашкан 4нче йорт ишегалдында узды. Ул илебездәге Театр елына багышланган иде.

Тамашачылар алдында Татарстанның халык артисты, Качалов театры режиссеры һәм актеры Илья Славутский чыгыш ясады, шулай ук биредә «Театр репертуарында әдәби әсәрләр» дигән тематик күргәзмә һәм театрлар тарихы буенча фотокүргәзмә тәкъдим ителде.
7 августта Казанның Идел буе районы Завойский урамындагы 18 нче йорт ишегалдында оештырылган чара экология һәм табигатькә сакчыл караш темасына багышланган иде.


Мәйданчыкта табигать турында танылган язучыларның әсәрләреннән өзекләр яңгырады, тамашачылар эковикториналарда катнашты, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча лекция тыңлады. Барлык теләүчеләр дә табигый материаллардан китап кыстыргычлары ясау буенча мастер-класста катнашты.
Казан шәһәр филармониясе солистлары Рафаэль Якупов, Рөстәм Насыйбуллин һәм Гөлназ Гафурова чыгышлары бу чараны моңга күмде.
8 августта Әдәби ишегалды Казанның Киров районындагы «Салават күпере» торак комплексында – Сажинов урамындагы 3нче йорт янында да үтте.

Монысы спорт темасына багышланган иде. Актив кунаклар тизлеккә уку ярышларында, әдәби флешмобта, спорт турында шигырьләр белүгә багышланган викторинада, рольләргә бүленеп укуда һәм спорт күнекмәләрендә катнаша алды.
...Әдәби ишегаллары төп идеясе – классик һәм заманча шигъриятне популярлаштыру, халыкны китап укуга җәлеп итү, Татарстан язучыларының яңа басмалары һәм иҗаты белән таныштыру.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading