16+

КХЛда хәлиткеч чор башлана

Бик тиздән КХЛда бик кызыклы чор – плей-офф уеннары башлана.

Бик тиздән КХЛда бик кызыклы чор – плей-офф уеннары башлана.

Мәгълүм булганча, бу өлештә һәр конференциядән сигез команда гына Гагарин Кубогы өчен көрәшне дәвам итәчәк. «Ак Барс» командасы әлегә бишенче урында бара һәм аның «Металлург» белән очколары тигез. Әмма калган уеннарда бу ике команданы бик зур сынаулар көтә: һәркайсы өйдә лидерлар – «Автомобилист» һәм СКА белән очрашу үткәрәчәк, аннан соң Мәскәүдә ЦСКА, «Динамо», «Спартак» белән көч сынашачак. Календарьның калган өлеше казанлылар өчен авыррак.
Беренче бишлектә үзгәрешләр булмаса, калган өч урын өчен көрәш бик киеренке булачак. «Трактор» белән «Торпедо»га җиденче урын өчен көрәштә аларның эзенә үк басып килүче «Сибирь» һәм тагын бер Татарстан командасы – «Нефтехимик»ны да уздырып җибәрмәү бурычы тора. Бу өлештә Түбән Кама белән Түбән Новгород командалары уены күп нәрсәне хәл итәчәк. Җиңгән очракта, «Нефтехимик»ның «сигезлек»кә эләгү мөмкинлеге арта.
Җанатарлар шулай ук «Ак Барс»ның ЦСКА белән очрашуын да көтә. ЦСКАга ике тапкыр җиңелгән казанлылар алдында «бурычны» кайтару һәм бишенче урыннан өскәрәк менү максаты тора.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading