16+

Күкрәк сөтен имезү чорында COVID-19дан прививка ясатырга ярыймы?

Яр Чаллы онкологы Айгөл Хаҗиева фикеренчә, күкрәк сөте белән инфекция тапшыру куркынычы юк.

Яр Чаллы онкологы Айгөл Хаҗиева фикеренчә, күкрәк сөте белән инфекция тапшыру куркынычы юк.

Онколог-маммолог, гинеколог, РКОДның Яр Чаллы филиалы табибы Айгөл Хаҗиева күкрәк сөте ашату чорында COVID-19дан прививка ясаткан.
Шәһәр сәламәтлек саклау матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аның улы Әмиргә 1,9 ай. Прививкадан соң беренче тәүлектә табиб хәле бетүе турында әйткән, ләкин күкрәк сөте белән ашатуны туктатмаган. Бала тыныч, үз-үзен яхшы хис иткән. Икенче компоненттан соң Айгөлнең температурасы 38 градуска кадәр күтәрелгән, ул дарулар эчкән. Әмиргә бу берничек тә тәэсир итмәгән.
Айгөл Радиковна билгеләп үткәнчә, күкрәк сөте белән инфекция тапшыру куркынычы юк, чөнки Россия вакциналарының берсендә дә тере вирус юк.
"Күкрәк сөте имезүче әниләргә прививка ясатырга була, бигрәк тә шундый мөмкинлек булганда. Ул гына да түгел, әнидәге антитәнчекләр күкрәк сөте аша балага эләгә һәм аны күпмедер дәрәҗәдә яклыйлар да", ди медик.
Айгөл Радиковна фикеренчә, коронавирус инфекциясен коллектив иммунитеттан башка без җиңә алмаячакбыз: «Ике юл бар: авыртырга яки вакцина кадатырга. Беренче вариант - кулай дип әйтмәс идем. Сәламәтлек саклау системасы инфекциянең таралуы вакытында йөкләнешне җиңә алмаска мөмкин, дип фикерли табиб. 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading