16+

Көлеп йөргәнче, файдалы эш эшләгез

Казан студентлары төшергән яңа ролик турында ТР буенча Роспотребнадзор болай дип белдерде: «Бәлки, уку белән шөгыльләнерсез?»

Көлеп йөргәнче, файдалы эш эшләгез

Казан студентлары төшергән яңа ролик турында ТР буенча Роспотребнадзор болай дип белдерде: «Бәлки, уку белән шөгыльләнерсез?»

Дистанцион белем алуга күчерүне яклап чыккан Казан студентларына, бәлки, уку белән шөгыльләнү кулайрактыр. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

Республикада санитар-эпидемиологик вәзгыятькә багышланган матбугат конференциясе барышында Авдонина шушы көннәрдә генә студентлар чыгарган яңа роликны шәрехләде. "Дистант" дип исемләнгән юмористик төрдәге видео авторлары аерым алганда, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) киңәшләре нигезендә битлекне ничек дөрес кияргә кирәклеге турында сөйләделәр."Университет тәкьдим иткән тукымадан ясалган битлекне кияргә онытмагыз, чөнки нәкъ менә шул югары технологияле, бер катлы тукыма тәүлек буе сезне чир йоктырудан саклаячак", - диелә роликта.
"Бәлки, шулай да сессия алдыннан уку белән ныклап шөгыльләнә башларга кирәктер? "- диде Авдонина моңа каршы.
Элегрәк Роспотребнадзор билгеләп үткәнчә, студентларны дистанцион укытуга күчерү ихтыяҗы юк. Авыруның таралуына юл куймас өчен кабул ителгән чаралар җитәрлек, дип ассызыклады санитар табиб Авдонина. Ул шулай ук әлеге көлкеле видео авторларына, бәлки, битлекләрне ничек дөрес кию, дистанцияне саклау, кулларны юу турында башка төрдәге ролик ясарга кирәктер, дип киңәш бирде.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading