16+

Көллият укытучысы үзенә шалтыраткан аферистларга ышанып бөтен акчасыннан колак каккан

Баулыда яшәүче 55 яшьлек хатын-кыз аферистларга барлыгы 420 мең сум акча күчергән.

Көллият укытучысы үзенә шалтыраткан аферистларга ышанып бөтен акчасыннан колак каккан

Баулыда яшәүче 55 яшьлек хатын-кыз аферистларга барлыгы 420 мең сум акча күчергән.

Татарстандагы бер көллият укытучысы, үзенә шалтыраткан ялган инвесторларга ышанып, җыйган акчасыннан колак каккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Баулыдагы бер көллияттә белем бирүче 55 яшьлек мөгаллимәгә таныш түгел ир-ат шалтыратып, үзен инвестиция компаниясе вәкиле дип таныштырган һәм акча саклауның отышлы алымын тәкъдим иткән.

Хатын-кыз аңа ышанып, күрсәтелгән счетка 420 мең сум акча күчергән. Көтеп-көтеп тә вәгъдә ителгән керемне ала алмагач, педагог полициягә мөрәҗәгать иткән.

Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әлеге хәл очраклы димәс идем - тоткарсыз саууга бирелгән дәүләттә бичара халыкка аферистлар "ярдәм"гә килә...

    Мөһим

    loading