16+

Татарстанда бер ир көнчелектән элек йөргән кызына пычак белән ташланган

Татарстанның Тикшерү комитеты элеккеге сөйгәнен эзәрлекләгән һәм аңа үтерү белән янаган 38 яшьлек көнче казанлыга карата җинаять эше кузгатты.

Татарстанның Тикшерү комитеты элеккеге сөйгәнен эзәрлекләгән һәм аңа үтерү белән янаган 38 яшьлек көнче казанлыга карата җинаять эше кузгатты.

Ул кызны шулкадәр куркытып бетергән ки, кибеткә чыкканда да аңа кеше белән генә чыгарга туры килгән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Әлеге хәл 26 августта төнлә Казанда Авзалова урамында булган. Тикшерү версиясе буенча, пычак тоткан ир-ат элек очрашып йөргән кызы яшәгән йорт подъездына кергән һәм аның фатирдан чыгуын көтә башлаган. Моңа кадәр ул берничә тапкыр үтерү белән янаган.

Ир-ат подьезд эчендә кызга һәм аның танышына пычак белән ташланган. Яраланган ирне хастаханәгә озатканнар. Һөҗүм итүчегә карата "үтерүгә һөҗүм" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, әмма ул үз гаебен танымаган. Якын арада чикләү чарасы турында мәсьәлә хәл ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading