16+

Көньяк төбәкләргә очышлар әле дә чикләнә

Росавиация илнең Үзәк һәм Көньяк төбәкләренең 11 аэропортына очышларга вакытлыча чикләүләрне озайтты. Бу хакта ТАСС яза.

Росавиация илнең Үзәк һәм Көньяк төбәкләренең 11 аэропортына очышларга вакытлыча чикләүләрне озайтты. Бу хакта ТАСС яза.

Ведомстводан хәбәр итүләренчә. яңа тыю 19 майга кадәр гамәлдә булачак. Росавиация карары нигезендә, Мәскәү вакыты белән 03:45кә кадәр Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-на-Дону, Симферополь һәм Элистаның һава киңлекләренә очышлар чикләнәчәк.

Бу шәһәрләргә туристларны Сочи, Волгоград, Минераль Сулар, Ставрополь һәм Мәскәү аэропортларыннан файдаланып, альтернатив маршрутлар буенча алып барырга тәкъдим ителде. Россиянең калган аэропортлары, шул исәптән халыкара аэропортлар штат режимында эшли. 

Көньяк һәм Үзәк Россиянең кайбер төбәкләре аэропортларына рейслар 24 февральдә туктатылды. Шул ук көнне Россия Президенты Владимир Путин Донбассны яклау буенча хәрби махсус операция башлану турында игълан итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading