16+

Коену сезоны ачыла: Казанның 4 пляжы гына яраклы

Быел Казан халкы өчен дүрт шәһәр пляжы («Локомотив», «Түбән күл», «Тирән күл», «Комсомол күле») һәм «Аккош күле», «Зөбәрҗәт» күлләре һәм Җиңү паркындагы күлнең яр буйларында оештырылган өч ял урыны махсус әзерләнгән. Коену сезонына әзерлек кысаларында, күлләр территориясе чистартылган. Күлләрдәге су һәм ком санитар таләпләргә туры килә.

1 июньнән һәр муниципаль пляжда һәм су янында рөхсәт ителгән ял урыннарында көн саен сәгать 9.00дән алып 21.00гә кадәр дүрт коткаручы һәм бер медицина хезмәткәре кизү торачак. Куркынычсызлыкны тәэмин итү эшенә барлыгы алтмыш коткаручы җәлеп ителә. Пляжларда көймәләр, коткару җайланмалары һәм медикаментлар бар. Сезон дәвамында шәһәр коткаручылары һәм «Сулыкларда коткару җәмгыяте» белгечләре ял итүчеләр арасында теләге булганнарга йөзү осталыкларына һәм суга батучыга беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен өйрәтәчәкләр.
Узган коену сезоны нәтиҗәләре буенча, Казанда муниципаль пляжлардагы һәм оештырылган махсус ял урыннарындагы сулыкларда батып үлү очраклары теркәлмәгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading