16+

Ковид белән авырганнан соң гвоздика, сарымсак, кардамон, корица кебек көчле исләр иснәгез

Covid-19 белән авыручыларның еш кына ис һәм тәм сизүе югала. Гадәттә, авырудан соң әлеге үзлек яңадан кайта.

Covid-19 белән авыручыларның еш кына ис һәм тәм сизүе югала. Гадәттә, авырудан соң әлеге үзлек яңадан кайта.

Әмма кайвакыт ис һәм тәм сизү югалу озакка сузыла. Sputnik (Спутник) радиосына биргән интервьюсында невролог, нейрофизиолог Александр Будик хәбәр итүенчә, коронавирус вакытында ис һәм тәмне сизмәү ахыргача өйрәнелмәгән. Әйтик, инфекцияне йоктырган вакытта төкерек составы бозыла, шуңа күрә тәм рецепторларга барып өлгерми, дигән фараз бар.

Шулай ук вирус рецепторларның үзләренә зыян сала дигән фикер дә бар. Ис һәм тәмне кире кайтару өчен махсус тренинг ярдәм итә ала. Әйтик, көн саен 20 секундка берничә тапкыр төрле исләрне иснәргә кирәк. Әлеге «күнегүләр» өчен гвоздика, сарымсак, кардамон, корица кебек көчле исләр кирәк була. Алар кирәкле органнарны актив эшләргә мәҗбүр итәргә ярдәм итә.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading