Финляндиянең Мәскәүдәге илчелегенең тулы вәкаләтле министры Пяйви Лайне һәм Финляндиянең Россия, Көнчыгыш Европа һәм Урта Азия департаменты директоры урынбасары Веса Васара Кол Шәриф мәчетендә булып китте.
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр чит ил вәкилләренә мөфтият эшчәнлеге, мәчет турында сөйләде. Финляндия кунаклары Кол Шәрифтәге Ислам мәдәнияте музеенда да булдылар. Шулай ук "Минем гаиләмнең шамаиле" акциясе кысаларында оештырылган татар шамаилләре күргәзмәсен карадылар. Финляндия вәкилләре татар халкының дин тарихы, мөселманнарга хас үзенчәлекләр, рухи кыйммәтләрне күреп канәгать калганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар