16+

Конфедерацияләр Кубогының иң өлкән волонтерына 76 яшь

Конфедерацияләр Кубогының Казанда узучы матчларыда иң өлкән волонтер- шәһәрдәшебез Елена Шаронова, аңа 76 яшь. - Йөз дә бер яшьтәгеләрне дә волонтер итеп алабыз, теләкләре һәм сәламәтлекләре генә булсын.

Конфедерацияләр Кубогының Казанда узучы матчларыда иң өлкән волонтер- шәһәрдәшебез Елена Шаронова, аңа 76 яшь. - Йөз дә бер яшьтәгеләрне дә волонтер итеп алабыз, теләкләре һәм сәламәтлекләре генә булсын.


FIFA җитәкчелеге безнең волонтерлар эшчәнлегенә бик югары бәя бирде, актив булуларын мактады, - ди "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" генераль директоры урынбасары Александр Карпов.

Казанда Конфедерацияләр кубогы матчлары вакытында волонтер булырга 8 мең кеше теләк белдергән. Шулардан спорт чараларын оештыруга 1260 волонтер сайлап алынган. Шәһәр волонтерларына 700 кеше билгеләнгән.
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдимендә республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан да волонтерлар кабул ителде. Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһрәләре, Яшел Үзән һәм Лаеш районнары активлык күрсәтте, - диде Александр Карпов. - Россия төбәкләреннән 218 волонтер килде.

Футбол буенча 2018 елда узачак дөнья чемпионатының кайбер матчлары, мәгълүм булганча, Казанда да узачак. Бу чарага волонтерлар туплау инде башланган. Әлеге мәсьәләдә белешмәләрне "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" нең интернет сайтыннан алырга мөмкин. Спорт чараларын оештыруга - 2400, ә шәһәр волонтерлары "армиясенә" 1000 кеше туплана. Яшьтә чикләүләр юк, берәр чит тел белү, активлык сыйфатлары хупланыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading