16+

Конституциягә төзәтмәләр мәдәниятне хуплауны һәм саклауны гарантияли

Мәдәниятне яклау һәм үстерү турындагы Конституциягә төзәтмәләр илнең бөтен мәдәни үсеше өчен аеруча мөһим булып тора.

Мәдәниятне яклау һәм үстерү турындагы Конституциягә төзәтмәләр илнең бөтен мәдәни үсеше өчен аеруча мөһим булып тора.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, РФ Конституциясенең 68 нче маддәсенә кертелгән төзәтмәләр дәүләт тарафыннан мәдәнияткә ярдәм итүгә һәм аны саклауга тулысынча исәп тотарга мөмкинлек бирәчәк, диде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза. “Россия Федерациясендә мәдәниятне күпмилләтле халыкның уникаль мирасы буларак тану принципиаль мөһим”, - диде ул. “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры ассызыклаганча, Татарстан - ул Борынгы Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге, шулай ук Казан Кремле ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирас исемлегенә кертелгән бердәнбер төбәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading