16+

Контрактчы Фәнис Хөсәеновның гәүдәсен Башкортстанның Тәтешле районына кайтарганнар (+видео)

Җирле хакимият аны җирләү датасын һәм вакытын раслаган. 

Җирле хакимият аны җирләү датасын һәм вакытын раслаган. 

Фәнис Хөсәеновның туган авылында матәм митингы планлаштырыла.

Башкортстаннан үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән Фәнис Хөсәеновның җеназасы якын арада булачак. Уфа1 басмасы мәгълүматлары буенча, солдатның гәүдәсе туган авылына кайтарылган.

Җеназасы иртәгә, 17 гыйнварда, Буль-Кайпан янындагы Новокайпановода узачак. Матәм митингы 11.00 сәгатьтә башлана. Элегрәк авыл советы башлыгы бортны тоткарлау сәбәпле, күмү процедурасын кичектерүләрен хәбәр иткән иде.

Фәниснең үлеме турында гыйнвар башында билгеле булды. Махсус хәрби операциягә ул үз теләге белән узган елның җәендә китте. Солдатның хезмәттәшләре аның холкы һәм берничә гамәле өчен тиз арада "курку белмәс Фәнис" дигән кушамат таккан. Аерым алганда, ул махсус бирем вакытында яу кырыннан БТР урлап качкан, тоткыннар алып кайткан.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading