16+

Көрәш буенча дөнья чемпионатында машинаны кем отты?

Көрәш буенча дөнья чемпионаты ярышлары Сабадагы «Саба Арена» спорт комплексында барды. Бүләкләү өлеше Миңгәр авылында булды.

Көрәш буенча дөнья чемпионаты ярышлары Сабадагы «Саба Арена» спорт комплексында барды. Бүләкләү өлеше Миңгәр авылында булды.

Ике арада йөрдек чабып. Кайда?", "Кайчан?" - дип аптырап сорады күпләр.  Бүләкләүне көтә-көтә салкында "каттык". "Их, үзебездәге 40 градус эсселәрне монда "куып китерергә..." - диде суыктан калтырап басып торган Үзбәкстан көрәшчесе Зайлобиддин Артиков. Яхшы булыр иде. Кубок, медальләр тапшырылганда, сәгать төнге 12 якынлаша иде. Баш батыр билгеләнгәнче, машина тапшырылганчыга хәтле иң түземнәр генә - бик аз тамашачы калды. Таралышып беттеләр. Һава торышы күрсәтте шул үзен. Нәтиҗәдә "Лада Гранта"ны Чаллы көрәшчесе Ранис Гыйләҗетдинов отты. 15 июньдә Чаллыда булып узган Сабантуйда да Ранис баш батыр булып калып, "Лада Веста" машинасын откан иде. Бу аның 7нче машинасы булган икән. Котлыйбыз. 

Лилия Йосыпова.

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading