16+

Көрәш буенча Россия чемпионатында зур яңалык булачак: һәр командадан тагын өчәр кеше көрәшәчәк!

Мондый хәлнең әле булганы юк иде.

Мондый хәлнең әле булганы юк иде.

Билгеле булганча, 19-21 апрель көннәрендә Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узачак. Анда төбәкләрнең җыелма командалары данын теге яки бу төбәк чемпионатында чемпион калган көрәшчеләр яклаячак. Татарстан җыелмасы данын да март башында узачак республика чемпионатында җиңгән көрәшчеләр яклаячак.

Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров хәбәр иткәнчә, быел исә тагын бер яңалык кертелә. Россия чемпионатында абсолют беренчелек тә үтәчәк. Һәр төбәкнең федерациясе өстәмә 3 көрәшче билгели һәм алар абсолют беренчелектә бил алышачак. Анда җиңгән көрәшчегә дә Россиянең спорт остасы исеме биреләчәк. Татарстаннан берсе, мөгаен, 115 килограммга кадәр авырлыкта җиңгән көрәшче булыр, чөнки Россия чемпионатында андый категория әлегә юк.

Язмага реакция белдерегез

1

3

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading