16+

Корбан бәйрәме уңаеннан хәйрия акциясе башланды. Син дә катнаша аласың

Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды традицион “Мохтаҗны ашат” акциясен игълан итте.

Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды традицион “Мохтаҗны ашат” акциясен игълан итте.

Хәйрия чарасы кысаларында теләгән һәр кеше “Зәкят” фондында сарык сатып алып, корбанга чалынган хайванның итен азкеремлеләргә, инвалидларга, авыр хәлдә калганнарга һәм ятимнәргә тапшыра ала.

“Зәкят” фонды, барлык мәшәкатьләрне үз өстенә алып, хайваннарны күпләп сатып алу бәясеннән башлап мохтаҗларга таратуга кадәрге эшләрне үзе оештыра. «Зәкәт»тә квалификацияле белгечләргә корбан чалуга бәйле сораулар бирергә була һәм корбан чалуны контрольдә тотучы корбаннар китерүчеләрне тәкъдим итәчәкләр. Фонд хезмәтләре бушлай. Бер сарык бәясе – 10 000 сум. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 225-33-22.

Узган елны “Зәкят” хәйрия фонды Корбан бәйрәмендә диненә һәм милләтенә карамастан мохтаҗларга азык-төлек ярдәме күрсәтте. Корбан итләре азкеремле һәм күпбалалы гаиләләргә, инвалидларга, ятимнәргә, ялгыз калган олы яшьтәге кешеләргә таратылды. Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондыннан гает бәйрәме уңаеннан корбан күчтәнәчләрен Казан шәһәренең 750 азкеремле гаиләсе алды. Аларга 2,7 тонна ит өләштеләр. Шулай ук тагын 810 кг итне республикабызның 5 социаль учреждениесенә җибәрделәр. Шулай итеп, милләтенә һәм диненә карамастан Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды 3,5 тонна корбанлык ите өләште.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!

http://dumrt.ru/news/news_26200.html

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading