16+

Коронавирус буенча яңа рекорд

Татарстанда коронавирусның 90 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда коронавирусның 90 яңа очрагы ачыкланган.

Республика буенча әлеге чирдән интегүче 16 кеше хастаханәгә озатылган.

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 авыруының 90 яңа очрагы теркәлгән. Алар арасында сигезесе читтән кайтучы һәм 82 кеше бу инфекцияне башкалардан йоктырган, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

"Уналты кеше госпитализацияләнгән, 74 кеше өйдә дәвалана", - дип ачыклык керттеләр ведомствода. Иң күбе 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге кешеләр арасында - 37. 50 дән 60 яшькә кадәргеләр арасында да шактый йоктыручылар исәпләнә, 16 кеше. Шулай ук 60 тан 70 яшькә кадәрге һәм 20 дән 30 яшькә кадәрге затлар арасында 14 әр чирләп китү очрагы теркәлгән.

Авыручыларның күпчелеге Казанда теркәлгән, анда 58 кеше йоктырган. Чаллыда Covid ның ун очрагы теркәлгән. Инфекция йоктыручылар арасынңа сан буенча башка муниципалитетлар арасында Түбән Кама һәм Балык Бистәсе районнары алда бара, анда алтышар кеше теркәлгән. Татарстанда пандемия башланганнан бирле ковид белән 10 мең 865 кеше авырган. Аларның 9 мең 479ысы сәламәтләнгән, шул исәптән 61есе - узган тәүлектә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading