16+

Коронавирус буенча яңа рекорд теркәлде

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 257 яңа очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 257 яңа очрагы теркәлгән.

Бу - Татарстанда пандемия башланганнан бирле абсолют максимум.

Республикада вирус йоктыручыларның гомуми саны 33 654 кә җиткән. Барлыгы 26 914 пациент терелгән, шул исәптән 275е - соңгы тәүлек эчендә. 13 ноябрьгә COVID-19 аркасында 1 107 кеше үлгән, шуларның 8е - үткән тәүлектә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading