16+

Коронавирус чигенә? Табиблар ни ди

Татарстанда узган тәүлектә 218 кеше коронавирус йоктырган. Бу хакта матбугат конференциясе вакытында Роспотребнадзорның төбәк буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Татарстанда узган тәүлектә 218 кеше коронавирус йоктырган. Бу хакта матбугат конференциясе вакытында Роспотребнадзорның төбәк буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Авыручыларның гомуми саны пандемия башыннан бирле 144 409 кешегә җиткән. Авдонина сүзләренчә, вирус таралу коэффициенты 0,9 процент тәшкил итә. Шулай ук Авдонина тәүлек эчендә коронавирусны ачыклау максатыннан 9 263 тест уздырылуы турында сөйләде. ПЦР-тестлардан тыш хәзер экспресс-тестлаштыру да мөмкин. Барлыгы 6,1 миллионнан артык кеше тест ясаткан. 

Авдонина искәрткәнчә, республикада авыручылар саны ике ай дәвамында кимүгә таба бара. Уртача алганда, авыручылар саны атна саен 20 процентка кимегән. Грипп белән авыручылар санының да теркәлүе күзәтелми. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading