16+

Коронавирус кичергән ун яшьлек кызның эченнән гигант шешне алганнар

Тиз арада операция ясарга кирәк булуы билгеләнә. Икенче көнне үк кызны операция өстәленә салалар.

Тиз арада операция ясарга кирәк булуы билгеләнә. Икенче көнне үк кызны операция өстәленә салалар.

Красноярск табиблары ун яшьлек кызның эчендә бик зур булып үскән шешне алган. Моның өчен тукымаларны -70 градуска кадәр суыта торган криоабляция ысулын кулланганнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Баланы Красноярскида Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе буенча федераль үзәккә алып киләләр. Кыз авыр хәлдә була, ул бик авырлык белән генә хәрәкәтләнә һәм сулый. Баланың анасы сүзләренчә, бер ел элек ул коронавирус инфекциясе белән авырый. Соңгы вакытта бала хәлсезлеккә һәм арыганлыкка зарлана.

Табиблар баланы карагач, аның йөрәгенең сул ягында 6 га 4 сантиметр зурлыктагы шеш булуын ачыклый. Шеш кан йөрешенә комачаулый. Тиз арада операция ясарга кирәк булуы билгеләнә. Икенче көнне үк кызны операция өстәленә салалар.

Криоабляция ысулы шешнең береккән урынын алып ату өчен таләп ителә. Бу урында митраль клапан өлеше һәм йөрәкнең үткәргеч системасы урнашкан. Кабат үсә башламасын өчен, хирургларга шешне тулысынча алып атарга кирәк. Шул ук вакытта сәламәт урыннарга зыян китерергә дә ярамый. Табиблар моны уңышлы башкарып чыга.

Кардиоүзәкнең баш табибы, профессор Валерий Сакович әлеге очрак турында комментарий биргән. Аның сүзләренчә, балаларда мондый хәл бик сирәк очрый. Бу шеш бер ел гына үсмәгән инде. Әгәр баланы табиблар даими күзәтеп торган булса, мондый катлаулану килеп чыкмаган да булыр иде, ди ул.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading