16+

Коронавирус: тагын бер команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән баш тартты

Коронавирустан саклану сәбәпле, тагын бер команда Гагарин Кубогы өчен быелгы көрәшеп тормаска булган.

Коронавирустан саклану сәбәпле, тагын бер команда Гагарин Кубогы өчен быелгы көрәшеп тормаска булган.

Бу хакта бүгенең үзенең рәсми сайтында Казахстанның "Барыс" командасы хәбәр итте. Ил җитәкчелеге тарафыннан бу илдә дә 16 марттан 15 апрельгә кадәр саклану чаралары игълан ителгән.

Шулай итеп, "Барыс" Гагарин Кубогы өчен көрәшүдән туктады. Үз конференцияләрендәге ярымфиналда алар "Сибирь" клубы белән очрашырга тиеш иде.

Алдарак Финляндиянең "Йокерит" командасының да чемпионаттан төшеп калуы турында хәбәр килеп ирешкән иде: Коронавирус аркасында КХЛ командасы уйнаудан баш тартты

Фото: https://www.hcbarys.kz/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading