16+

Коронавирусны кабат йоктырган беренче кеше вафат

Коронавирус инфекциясен кабат йоктырган 89 яшьлек Нидерланд кешесе вафат булган. Бу – дөньяда тәүге шундый очрак. РИА Новости агентлыгы Оксфорд университеты нәшрияты сайтына сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

Нидерланд тикшеренүчеләре хәбәр иткәнчә, ул беренче очрактан соң ике ай чамасы узгач инфекцияне икенче тапкыр йоктырган.

«Берничә көннән соң хатын-кызның хәле бик нык начарланган, ә хастаханәгә китергәннән соң ике атна үткәч пациентның гомере өзелгән», - диелә нәшрият сайтында.

Бу – дөньяда коронавирус инфекциясен кабат йоктырганнан соң теркәлгән беренче үлем очрагы, дип яза "Татар-информ".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading