16+

Коронавирусның яңа штаммы белән көрәштә булган вакциналар да көчсез булачак

Коронавирус эволюциясенең ничек барачагын алдан әйтү кыен

Коронавирус эволюциясенең ничек барачагын алдан әйтү кыен

Коронавирусның яңа, куркынычрак штаммы чыгарга мөмкин хәл. Аның белән көрәштә булган вакциналар да көчсез булачак. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) генераль директоры Тедрос Аданом Гебрейесус Братиславада иминлек мәсьәләренә багышланган конференциядә чыгыш ясаганда белдерде. «Российская газета» ТАСС агентлыгына сылтама белән шул турыда яза.

Аның сүзләренә караганда, оешма вәкилләрен кайбер төбәкләрдәге тенденцияләр борчый. Африкада һәм Көнбатыш-Тын океан төбәгендә үлем белән тәмамланган очраклар турында хәбәрләр саны арта. Америкада Covid-19 чиреннән үлүчеләр саны гына түгел, авыручылар да арта.

Гебрейесус ассызыклаганча, әлегә пандемия бетү турында сөйләргә иртә. «Ул тәмамланмады», – ди оешма башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, коронавирус эволюциясенең ничек барачагын алдан әйтү кыен. Әмма инде төгәл билгеле: булачак вариантлар гамәлдәгеләреннән тагын да йогышлырак булырга тиеш, чөнки вирус алдагысыннан өстенрәк чыгарга тырыша. «Әмма без аларның ни дәрәҗәдә кырыс булачагын фаразлый алмыйбыз», – дигән ВОЗ башлыгы.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading