16+

Коронавирусның югары ноктасын үттек

Россиядә коронавирус эпидемиясенең иң югары ноктасы үтелгән, дип белдерде Михаил Мишустин.

Россиядә коронавирус эпидемиясенең иң югары ноктасы үтелгән, дип белдерде Михаил Мишустин.

COVID-19 йоктыруның иң югары чиген уздык. Бу хакта бүген РФ хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин белдерде. Хәлләр яхшыра, әмма әлегә кертелгән чикләүләрне йомшартырга ярамый, дип билгеләде ул.

Мишустин сүзләренчә, бер тәүлек эчендә илдә авырулар саны 1% тан артмый. Әмма, авыру дәрәҗәсе түбән булуга карамастан, премьер-министр россиялеләрне йомшармаска һәм төбәкләргә ярдәм итәргә чакырды. Антитәнчекләргә тестлар ясарга кирәклегенә басым ясады ул.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Михаил Мишустин дәүләт һәм муниципаль хастаханәләрдә түләүсез тест үткәрү турындагы документка кул куйган иде. Аның чиге - 2021 елның 1 маена кадәр.

Теләсә кайсы вакытта һәм вирус йоктыруга аз гына шик булса да, антитәнчекләр булуга тест үтәргә мөмкинлек булырга тиеш, ә авыру ачыкланса - аны дәвалауны тизрәк башларга кирәк, диде хөкүмәт башлыгы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading