16+

Коронавируска алмаш килә?

Әлеге авыруның 1,2 мең очрагы теркәлгән инде.

Әлеге авыруның 1,2 мең очрагы теркәлгән инде.

Ел башыннан алып, Конгода маймыллар  чәчәге (оспа обезьян) авыруының 1,2 мең очрагы ачыкланган. Шул исәптән, 60ка якын очрак үлем белән тәмамланган, дип хәбәр итә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының бу илдәге вәкиллеге.

Маймыллар чәчәге беренче тапкыр кешеләр арасында 1970 елда ачыкланган булган. Белгечләр фикеренчә, авыруның ике төре бар: көнбатыш Африка  һәм Үзәк Африканыкы. Соңгысы аеруча да куркыныч һәм тиз тарала торган санала. Ул авыру хайваннардан кешегә  тән тиресе, биологик сыекчалар һәм кан аша күчүе ихтимал.. Авыруны күпчелек кимерүчеләр тарата. Әмма ул ит авыру хайван ите аша да күчәргә мөмкин.

Авыруның инкубация вакыты 5-21 көнгә кадәр җитүе бар, дип яза интернет чыганаклар. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading