16+

Коры да ярамый, артык дым да начар.

Баштарак корылык дип чаң суктык, ә менә хәзер еш яуган яңгырлар уңышка зыян китермәгәе. Урып җыю эшләренең беренче нәтиҗәләре буенча, Татарстан буенча уңыш гектарына 22,4 центнер туры килә.

Баштарак корылык дип чаң суктык, ә менә хәзер еш яуган яңгырлар уңышка зыян китермәгәе. Урып җыю эшләренең беренче нәтиҗәләре буенча, Татарстан буенча уңыш гектарына 22,4 центнер туры килә.

Белгечләр фикеренчә, бу соңгы өч ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда алай ук начар түгел. Быел республикада 3, 6 миллион тонна уңыш җыеп алырга ниятлиләр. 2 июльдән Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов корылык аркасында республиканың кайбер районнарында гадәттән тыш хәл игълан иткән иде. Хәзер бу режим гамәлдә түгел. Киресенчә июль урталарыннан яуган көчле яңгырлар көзге уңышка начар тәэсир итә башлаган. Яңгырлы районнарда кырларга кереп булмый, дымнан башаклар бүртә икән. Шулай да җитәкчеләр бернигә карамастан 20 августка кадәр уңышны җыеп бетерү бурычын куя.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading