16+

Космонавтика көнендә кызыклы чара: Чаллы - Алабуга арасын җәяү мәзәк сөйләп барасы

12 апрель көнне бертөркем кешеләр Чаллы шәһәреннән Алабугага җәяү барырга уйлый. Социаль челтәрдә аларның "Алабугага кадәр җәяү" дигән төркеме дә эшли. Акцияне оештыручыларның берсе Ринат Гыйззәтуллин сүзләренчә, җәяүле сәяхәткә чыгарга теләүчеләрнең саны йөздән арткан. Акцияне Космонавтика көнендә үткәрүнең үз сере бар икән.

- Кечкенә вакытта барыбыз да космонавт булырга хыяллана. Күккә очу, йолдызларга менү - һәр сабыйның хыялы ул. Бөтен кеше дә космонавт була алмый, әмма ниндидер бер кыюлык, түземлек, тәвәккәллек күрсәтәсе килү теләге әле дә бар. Дуслар белән сөйләштек тә, Чаллыдан Алабуганың "Шайтан каласы"на җәяү барырга булдык. Машина белән барганда ул егерме өч чакрым, без исә, зур юлда җәяүлеләр өчен аерым юл булмаганга, урман аша юл тотарга уйлыйбыз. Ул юл белән ара кыскарак та килеп чыга - егерме чакрым. Чаллыга исә автобус белән кайтачакбыз, - ди ул.

Җәяү барырга теләүчеләрнең иң яшенә әлегә - 18, иң олысына - 45 яшь. Юлда барганда алар өч төркемгә бүленеп, һәр төркемне җор телле, шаян-шук кеше җитәкләячәк икән.
- Юл озын, без анда табышмаклар әйтешәчәкбез. Мәзәкләр сөйләячәкбез. Җыр да сузып җибәрербез, юлның авырлыгы сизелмәячәк тә, - ди әңгәмәдәшем.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading