Коткаручы баланы да, хатынны да алып чыга алмаган, юкса алар өчесе дә батып үлгән булыр иде. Шуңа күрә ир-ат баланы алып чыккан, ә аның әнисе су астына киткән.
Скопировать ссылку
Коткаручы баланы да, хатынны да алып чыга алмаган, юкса алар өчесе дә батып үлгән булыр иде. Шуңа күрә ир-ат баланы алып чыккан, ә аның әнисе су астына киткән.
Самарадагы комлыкта күп балалы хатын елгада батып үлгән. Шаһитлар сүзләренчә, 47 яшьлек хатынның бер кызы суда бата башлаган. Әни кеше баласын коткарырга дип суга ташланган. Ләкин ул үзе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
«Балалары белән килгән ике хатын минем яндарак ял итә иде. Ике үсмер кыз һәм алты яшьлек малай комлыкка әнисе белән килгән, алар янында улы белән тагын бер хатын бар иде», — дип сөйли шаһит хатын-кыз.
Светлана сүзләренчә, алар коляскалы инвалидлар өчен пандус каршына махсус урнаша. Балалар өчен сай коену урыны шушында була. Иделнең нәкъ шушы урынында артык тирән түгел, биредә фаҗига булыр дип беркем дә башына китерми.
«Кичке җиделәр тирәсе иде, ләкин комлыкта әле кеше бик күп. Бер мизгелдә мин кычкырышкан тавышлар ишеттем, кемдер бата башлаган. Хатынның кызларының берсе суда, ул тончыга башлаган. Мин әнисенең ярдәмгә ташланганын күрдем. Аларга ярдәмгә тагын бер ир-ат китте», — ди Светлана.
Бер мизгел эчендә хатын су астына китә, ир-ат исә аның кызын коткара, ярга алып чыга. Бала су белән тончыккан, ләкин тиз арада аңына килде. Светлана коткаручы белән сөйләшкән. Аның сүзләренчә, хатын коткаручыга да, балага да ябышкан, аларны төпкә тарта башлаган. Коткаручы баланы да, хатынны да алып чыга алмаган, юкса алар өчесе дә батып үлгән булыр иде. Шуңа күрә ир-ат баланы алып чыккан, ә аның әнисе су астына киткән.
Комментарийлар