16+

"Коткарыгыз, мине тоткынлыкта тоталар"

ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Яшел Үзәндә яшәүче 45 яшьлек хатын-кызның тоткынлыкта торуы турындагы мәгълүматны тикшергән.

ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Яшел Үзәндә яшәүче 45 яшьлек хатын-кызның тоткынлыкта торуы турындагы мәгълүматны тикшергән.

Яшел Үзән шәһәренең бер йорты янында узып баручы бер ханым ярдәм сорап язылган кәгазь күреп алган. Биредә тоткынлыкта тотылуы, өенә кайтармавы турында хәбәр ителгән. Язуны такан  шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткән, урынга килеп җиткән хокук сакчылары бу язуның кайдан төшүен билгели алганнар, ул фатирда исерек хәлдәге ир-ат һәм хатын-кызны тапканнар. Ачыкланганча, 45 яшьлек хатын-кыз үзенең дустына карата бернинди дәгъвалары булмаган. Тоткынлыкта тору турында гариза язудан хатын баш тарткан.
Социаль челтәрләрдә,  «Mash Iptash» телеграм-каналында әлеге хәлгә бәйле төрле мәгълүматлар барлыкка килгән, ә чынлыкта боларның барысы да дөреслеккә туры килмәгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading