16+

"Коткарылган баланың әнисе шатлыктан елады"

"Уфа-Сочи" самолетында эшләүче стюардесса бер сабыйның гомерен коткарып калган.

"Уфа-Сочи" самолетында эшләүче стюардесса бер сабыйның гомерен коткарып калган.

Берничә көн элек Уфа аэропортында чын могҗиза булган: бортпроводница сабыйны үлемнән коткарып калган. Һава судноларында 20 ел эшләү дәверендә Наталья Ананских беренче тапкыр шундый гадәттән тыш хәлдә калган, ләкин югалып калмаган. Бу башкорт башкаласыннан Сочига очарга тиешле самолетта килеп чыга.

Ул көнне "Nordwind" авиакомпаниясенең һава судносы "Уфа-Сочи" маршруты буенча китәргә тиеш булган. Кинәт кенә рейста очучы сабый үзен начар хис итә башлый. Күкрәк сөте имгәннән соң аны көзән җыера, иреннәре күгәрә, сулышы кысыла. Бортта табиб табылмый һәм балага ашыгыч ярдәм чакырталар. Бригада килгәнне дә көтмичә, бортпроводница Наталья Ананских балага йөрәк-үпкә реанимациясе ясый.

Аның гамәлләре нәтиҗәсендә, баланың гомеренә берни дә янамый.
- Алты айлык баланы реанимацияләү өлкән кешегә реанимация ясаудан нык аерыла - баланың күкрәк читлегенә зыян китермәс өчен, көчне дөрес исәпләргә кирәк. Туктаусыз реанимация ясаудан соң, мин баланы аңына китерә алдым. Әнисе шатлыктан елады, пассажирлар кул чапты. Килеп җиткән ашыгыч ярдәм баланы карады һәм очарга рөхсәт бирде, - дип сөйләгән Наталья Ананский "Башкортостан" ДТРК корреспондентларына.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading