16+

Коточкыч авариядә әби һәм бабайлары белән аларның өч оныгы һәлак булган

Юл һәлакәтендә 59 яшьлек ир-ат, аның 54 яшьлек хатыны һәм 13, 11 һәм 7 яшьлек оныклары үлгән.

Юл һәлакәтендә 59 яшьлек ир-ат, аның 54 яшьлек хатыны һәм 13, 11 һәм 7 яшьлек оныклары үлгән.

Петербургта яшәүче гаилә Кырымга ял итәргә барган булган. Һәлак булганнарның туганнары "КП-Петербург"га сөйләгәнчә, машина йөртүче машинаны күптән түгел генә сатып алган һәм шунда ук Евпаториягә китеп барганнар. Юл һәлакәтенә очраган машинада өч оныгы белән әбиләре һәм бабалары булган. Алар артыннан ук аерым машинада әти-әниләре һәм тагын өч балалары барган. Гаилә өйләренә  августта кайтып җитәргә тиеш булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, рульдә барган 59 яшьлек Виктор идарәне югалткан. Ә туганнары аны машинаны яхшы йөртүен, кумавын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвен әйтә. Бигрәк тә оныклары утырган вакытта. Әмма ике ел аның машинасы булмаган һәм рульгә утырмаган булган. Юл һәлакәтендә 54 яшьлек хатыны һәм 13, 11 һәм 7 яшьлек оныклары үлгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading