16+

Коточкыч: дүрт яшьлек баланы этләр талап үтергән

Тикшерү бара, гаеплеләр җаваплылыкка тартылачак.

Тикшерү бара, гаеплеләр җаваплылыкка тартылачак.

Башкортстанның Учалы районындагы Сәфәр авылында 4 яшьлек бала һәлак була. Сабый үз өе янында уйнап йөргәндә, аңа берничә сукбай эт ташлана. Имгәнгән бала урында ук үлә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан прокуратурасы сукбай этләрне тоту, халыкның иминлеген тәэмин итү чаралары үтәлешен тикшерәчәк. 

Ел саен Башкортстанда этләр тешләгәннән соң, 11-12 мең кеше табибларга мөрәҗәгать итә. Аларның күбесенә сукбай этләр ташлана, диелә бу хәбәрдә.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, фаҗига Мәктәп урамындагы шәхси йорт янында була. Малай велосипедта йөргән, дип хәбәр иткән район администрациясе вәкиле. «Тикшерү бара, гаеплеләр җаваплылыкка тартылачак. Мәрхүм бала гаиләсенә кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк», — дигән ул.

Урынга район башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов барган. Биредә хокук саклаучылар, тикшерү һәм күзәтчелек органы вәкилләре эшли. Җинаять эше ачылган. 

Учалы районы халкы социаль челтәрләрдә язганча, алар үзләренең өйләре янында йөрүче сукбай этләр чирүеннән берничә тапкыр зарланган инде. Ләкин проблема хәл ителмәгән, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кубрэк этлэр турында кайгыртсыннар. Алар писькаларына замок куйгач, кеше ашамый бит

    Мөһим

    loading