16+

Коточкыч! 11 яшьлек баланы көчләгән, аннан соң үтергән

Түбән Тагил судында 5 сентябрьдә 40 яшьлек Владимир Александровка чик кую чарасын сайлаячаклар.

Түбән Тагил судында 5 сентябрьдә 40 яшьлек Владимир Александровка чик кую чарасын сайлаячаклар.

Аны 11 яшьлек Настяны үтерүдә һәм көчләүдә гаеплиләр.

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, кызчык 30 августта югалган. Аның югалуы турындагы гариза белән әтисе мөрәҗәгать иткән. Башатн мөстәкыйль рәвештә баланы үзе эзләп караган. Таба алмагач полициягә гариза язган.

Әнисе яман чирдән үлгәч, ир кеше Настяны үзе генә тәрбияләргә мәҗбүр булган.

3 сентябрьдә кызның гәүдәсен бала яшәгән урамдагы тулай торак подвалыннан тапканнар.

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, Владимир Александров баштан кызны көчләгән, ә аннары үтергән. 

Кайбер телеграмм-каналлар хәбәр иткәнчә, исерек ир-ат Надяның әтисе артыннан аларның өенә кергән. Ишекне кызчык ачкан, әтисенең өйдә булмавын әйткән, шикләнелүче аны чәй эчәргә үзенә кунакка чакырган. Бала ризалашкан. Шулай итеп, укучы кыз булачак үтерүче өенә үзе үк барып кергән. 

Өстәп әйтик, тентү вакытында шикләнелүченең фатирында секс-уенчыклар табылган. Моннан тыш, 2020 елда Владимирны «көчләү» һәм «сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» буенча хөкем иткәннәр инде. 

Чик кую чарасы буенча процесс ябык режимда узган. Анда кызның әтисе Александр да булган. Аның сүзләренчә, Настяны үтерүче дип фаразланган кеше аңардан гафу да үтенмәгән.

Владимир Александровка РФ Җинаять кодексының «Балигь булмаган затны көчләү» һәм «Балигь булмаган затны үтерү» маддәләре буенча гаепләүләр белдерелгән. Гаепләнүчегә гомерлек төрмә яный.

18+

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызганыч.... Настя дип укыек инде. Бер жирдэ Настя,бер жирдэ Надя булса да, нам татарам все равно дидегез ахрысы

    Мөһим

    loading