16+

Ковидлылар хастаханәсендә чыккан янгын пациентларны һәлак иткән

Гадәттән тыш хәл вакытында кимендә 4 кеше һәлак булган, дип яза “Интерфакс”.

Ковидлылар хастаханәсендә чыккан янгын пациентларны һәлак иткән

Гадәттән тыш хәл вакытында кимендә 4 кеше һәлак булган, дип яза “Интерфакс”.

Җомга көн иртән Бухарест хастаханәсендә янгын чыккан. Анда ковид йоктырган пациентларны дәвалыйлар һәм коронавирустан вакцина ясыйлар икән.

Гадәттән тыш хәл вакытында кимендә 4 кеше һәлак булган, дип яза “Интерфакс”.

Янгын беренче катта чыккан. Бинада йөзгә якын кеше булган. Аларны эвакуацияләгәннәр. Ничә кеше зыян күргәне әлегә билгеле түгел.

Румыния Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, янгын булган җирдә 3 мәет тапканнар. Тагын бер хатын-кыз авыр хәлдә табылган, әмма соңрак ул хастаханәдә җан биргән, диелә хәбәрдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading