16+

Ковидтан вакцина ясатмаганнар мәчетләргә керә алмаячак

Прививка ясатмаган кешеләр мәчеткә паспортлары белән килә һәм мәчет янындагы мобиль пунктларда вакцина ясата, ә соңыннан мәчеткә намазга керә ала.

Ковидтан вакцина ясатмаганнар мәчетләргә керә алмаячак

Прививка ясатмаган кешеләр мәчеткә паспортлары белән килә һәм мәчет янындагы мобиль пунктларда вакцина ясата, ә соңыннан мәчеткә намазга керә ала.

Дүшәнбе шәһәре мәчетләренә коронавирус авыру булмау турында белешмә яки вакцинация узу турындагы документы булган кешеләрне генә кертәчәкләр.
«Прививка ясатмаган кешеләр мәчеткә паспортлары белән килә һәм мәчет янындагы мобиль пунктларда вакцина ясата, ә соңыннан мәчеткә намазга керә ала. Вакцинация турында белешмәсе булмаган кешеләрне мәчеткә кертмәячәкләр», — диде җомга намазы вакытында голәмәләр советы рәисе Саидмукаррам Абдукодирзода. Бу хакта РИА Новости яза.
Дин эшләре буенча комитетның матбугат сәркатибе Афшин Муким моның әлегә киңәш булуын гына әйтте.
«Әлегә бу имам-хатыйпларның киңәше генә. Теләге булган кешеләр прививка ясата ала. Имам-хатыйплар намазга килүчеләргә, сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан мәчетләр янында оештырылган мобиль медицина пунктларында вакцинация узуларын тәкъдим иттеләр», — диде ул.
Аның сүзләренчә, мәчетләр янында оештырылган мобиль прививка пунктлары киләсе атналарда да эшләячәк. 

Чыганак :"Татар - информ" МА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әстәгъфирулла, сүз юк!

    Мөһим

    loading