16+

Ковидтан вакцина ясатыр алдыннан балага анализ бирү кирәкме?

Коронавируска каршы вакцина ясатыр алдыннан балага нинди анализлар бирергә, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Бу сорауга медицина фәннәре кандидаты, балалар табибы, Балалар республика хастаханәсенең балалар пульмонологы Илнур Закиров җавап бирде.

Коронавируска каршы вакцина ясатыр алдыннан балага нинди анализлар бирергә, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Бу сорауга медицина фәннәре кандидаты, балалар табибы, Балалар республика хастаханәсенең балалар пульмонологы Илнур Закиров җавап бирде.

“Әгәр илкүләм программаны күздә тотсак, ковидтан вакцинаны ниндидер аерым бер вакцина дип карау кирәкми. Иң элек бала сәламәт булырга тиеш. Баланы нәкъ менә вакцина ясар алдыннан, кичә дә, иртән дә түгел, вакцина ясар алдыннан табиб карарга тиеш. Әгәр дә тән температурасы нормада, баланың вакцина ясатмаска дигән каршылыклары юк икән, ясарга ярый.

Аутоиммун авырулары булган балалар белән генә бар нәрсә дә аңлаешлы түгел. Бу башка вакциналарга да кагыла. Берәү дә андый авыру балага вакцина ясау буенча җаваплылыкны үзенә алмый.

Башка төрле авырулар да вакцина ясатуга каршылык тудырырга мөмкин. Әмма һәр авыруга индивидуаль карау таләп ителә. “Спутник-М”ның инструкциясен укысак, анда калкансыман биз, бөер авырулары хакында да язылган. Әмма авыру белән авыру аерыла.

Гомумән алганда, менә шул авырулар буенча чикләүләр бар. Ә башка чикләүләр юк дияргә мөмкин.

Күп әти-әниләр вакцинага каршы. Әти-әниләр баласының сәламәтлеге хакында уйларга тиеш. “Омикрон” чагыштырмача җиңел кичерелә. Әмма “Дельта” һәм “Ухань” беркая да китми. Алар безгә әйләнеп кайтачак.

Вакцина ясатыр алдыннан анализлар бирү кирәкми. Антитәнчекләргә дә анализ бирү таләп ителми. Чөнки алар да безне 100 процент сакламый. Вакцинация берничә штаммга бәйле проблемаларны хәл итәргә сәләтле”, - диде табиб. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading