16+

Күп балалы депутат ирекле рәвештә хәрби операциягә барырга җыена

Депутат документлар җыя.

Депутат документлар җыя.

Казан шәһәр думасының күп балалы депутаты Рушан Минһаҗев ирекле рәвештә хәрби операциягә барырга җыена. Үзе әйтүенчә, аңа повестка килмәгән. Ул моны балигъ булмаган өч бала әтисе булу белән бәйләп карый. Әмма Минһаҗев үзе Украинадагы хәрби хәрәкәтләр зонасына барырга тели. Документларны инде җыя. Социаль челтәрдәге фотолардан аның Донбасска гуманитар ярдәм алып баруы күренә. Хәзерге вакытта 35 яшьлек депутат Тaтарстан буенча катнаш сугыш төрләре фeдерациясен җитәкли, "Зoлотой пояс" хәрби сәнгать өлкәсендәге илкүләм премиягә ия һәм республиканың физик культура һәм спорт отличнигы булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading