16+

Күп балалы гаиләләргә күпме җир кишәрлеге бирелгән?

Татарстан районнарында, Казан һәм Чаллы шәһәрендә күп балалы гаиләләргә 42 122 җир кишәрлеге бирелгән.

Татарстан районнарында, Казан һәм Чаллы шәһәрендә күп балалы гаиләләргә 42 122 җир кишәрлеге бирелгән.

2022 елның гыйнвар ахырына булган мәгълүматларга караганда, республикада күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлеге алырга 66 552 гариза кабул ителгән, шул исәптән Казан шәһәрендә – 16 629, Чаллы шәһәрендә – 8 744 гаилә исемлеккә керде, дип хәбәр итә Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы.

Республикада барлыгы, Казан һәм Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 45 828 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 7 147, Яр Чаллыда - 3 405 җир кишәрлеге.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading