16+

Күпфатирлы йортларда идарәче оешмаларның рейтингы билгеләнде

“Күпфатирлы йортларда идарәче оешмаларның рейтингы” республика конкурсына йомгак ясалды.

“Күпфатирлы йортларда идарәче оешмаларның рейтингы” республика конкурсына йомгак ясалды.

“Татарстан Республикасы  торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль Төбәк үзәге” коммерцияле булмаган партнерлыгы рәисе Михаил Застела һәм әлеге оешманың башкарма директоры Дмитрий Романов журналистларга әлеге конкурсның  җиңүчеләрен игълан итте.

Әлеге конкурс даими үткәрелеп килә һәм анда бу конкурста катнашырга теләк белдергән, гариза биргән идарә компанияләре катнаша. Быел конкурска республиканың 6 идарә компаниясеннән гариза һәм документлар кергән.

Идарә компанияләренең эшчәнлеген бәяләүдә конкурс комиссиясе шөгыльләнә. Аның составына Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгыннан, Татарстан Республикасы ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль Төбәк үзәге коммерцияле булмаган партнерлыгыннан, Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкиле Аппаратыннан, “Татарстан Республикасы күпфатирлы йортлар идарәләре оешмаларының бердәмлеге” Ассоциациясеннән, “Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясеннән экспертлар кергән.

Конкурс комиссиясе берничә критерий буенча җиңүчеләрне билгеләгән. Бу, беренче чиратта, торак фондының халәте, йортлардагы эчке милекнең торышы, эш барышында җитешсезлекләрне бетерү чаралары,  кышкы чорга йортларны кулланышка әзерлек күрсәткечләре,  халык белән эшләү һәм финансларга бәйле тәртип торышы. Комиссия барлык шушы күрсәткечләр буеча конкурсантларның эш-гамәлләрен тикшергән, бәяләп нәтиҗә чыгарган.  Конкурс нәтиҗәләре исә түбәндәгедән гыйбарәт: беренче урында - Казан шәһәренең “Уңайлы торак” Идарә компаниясе, икенче урында - “Иске шәһәр” ИК, өченче урынга  Чаллы шәһәренең “Электротехниклар” Идарә компаниясе чыккан.  

Комисся әгъзалары билгеләп үтүенчә, калган конкурсантлар да җиңүчеләрдән әлләни калышмаган. Аларның эшләре дә уңай бәяләнде.

Бүген республикада 320 идарә компаниясе эшләп килүен исәпкә алсак, әлеге конкурста катнашучыларның саны әз булу күңелдә сораулар да уята кебек. Әмма шунысын да искәртик, конкурста катнашкан компанияләр, республикада иң эреләрдән санала. Торак-коммуналь хуҗалыгында алар инде күптәннән эшләп килә. Конкурсны оештыручылар киләчәктә бәйгенең критерийларына чагыштырмача үзгәрешәр кертергә, һәм шуның белән бергә күбрәк конкурсантларны җәлеп итәргә  исәпли. Ул гына да түгел, киләчәктә идарә компанияләренең эшчәнлеген ачык итү максатында, “Файдалы ТКХ” мәгълүмати ресурсны эшкә җигү планлаштырыла. Анда торак-коммуналь хуҗалыгына багышланган барлык мәгълүматны да табып булачак.

Мәгълүмати ресурс популяр социаль челтәрләрдә төркемнәр һәм аккаунтлар ачуны күз уңында тота. Биредә куланучылар мәгълуматлар, яңалыклар белән генә танышып калмаячак, ә үзләрен борчыган сорауларны бирә,  тәкъдимнәр кертә һәм шикаятьләрне җиткерә алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading