16+

Күпфункцияле үзәкләрнең эш режимы үзгәрә

Май бәйрәмнәрендә Казанның КФҮ бүлекләрендә эш режимы үзгәрәчәк.

Күпфункцияле үзәкләрнең эш режимы үзгәрә

Май бәйрәмнәрендә Казанның КФҮ бүлекләрендә эш режимы үзгәрәчәк.

«Минем документлар» офисларында 30-нчы апрель һәм 8-нче май эш көне 1 сәгатькә кыскарачак, 4-нче майда шәһәр халкын кабул итү шимбә көн графигы буенча оештырылачак.

1, 3, 5, 9 һәм 10-нчы май «Минем документлар» офислары өчен ял көннәре булып тора.

2, 6, 7 һәм 11-нче майда гражданнарны кабул итү гадәти режимда алып барылачак, дип хәбәр ителә КФҮ сайтында.

Исегезгә төшерәбез, КФҮ офислары алдан язылу буенча эшли. Татарстан халкы кабул итүгә +7(843)222-06-20 телефоны аша яисә ТР дәүләт хезмәтләре порталында языла ала. «Минем документлар» офисларына бару өчен өйдән чыгуга пропуск алырга кирәк. Моны смс-хәбәрләр ярдәмендә яки сайтта шәхси кабинет аша эшләргә мөмкин. Цифрлы рөхсәт булу күпфункцияле үзәк офисларына керү урынында тикшерелә. Шул ук вакытта эш бирүчедән белешмә КФҮ бару өчен нигез булып тормый.

Исегезгә төшерәбез, бөтен Россия буенча 1-нче майда Яз һәм хезмәт көне, 9-нчы майда Җиңү көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан 1-нче майдан 5-нче майга кадәр, шулай ук 9-нчы майдан 11-нче майга кадәр ял көннәре дип игълан ителде. Шул ук вакытта бәйрәмнәр алдындагы эш көннәре 1 сәгатькә кыскара.

Фото һәм чыганак: http://kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading