16+

КПРФның Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә дәгъвасы юк

Татарстан коммунистлары лидерлары үзләре оештырган матбугат конференциясе барышында Дәүләт Советы депутатларын сайлау буенча партия исемлеген теркәү эше оператив башкарылды, дип саный.

Татарстан коммунистлары лидерлары үзләре оештырган матбугат конференциясе барышында Дәүләт Советы депутатларын сайлау буенча партия исемлеген теркәү эше оператив башкарылды, дип саный.

“Эш көне ахырында гына килүгә карамастан, безнең документларны алып, 22.30га кадәр тикшерделәр һәм алып калдылар. Бу хакта үзем дә таныклык алгач белдердем. Үзәк сайлау комиссиясе бөтен сайлау процессының, территориаль, участок сайлау комиссияләренең, гражданнарның шикаятьләре һәм белдерүләре белән эшләүнең  арбитры булырга дип саныйм”, дип белдерде Хафиз Миргалимов КПРФның Татарстан бүлекчәсе оештырган матбугат конференциясендә.

Артем Прокофьев та Үзәк сайлау комиссиясе эшчәнлегенә уңай бәя бирде. “Игътибарлы мөнәсәбәт. Эш процессы бу яктан караганда югары дәрәҗәдә куелган. Миндә әлегә уңай тәэсирләр генә. Профессиональ әзерлек, партияләр белән аралашу ноктасыннан караганда, проблемалар күрмим”, диде ул.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе КПРФ кандидатларын бердәм сайлау округы буенча 12 июльдә теркәгән иде. Исемлек башында гамәлдәге депутатлар Хафиз Миргалимов, Артем Прокофьев һәм Александр Комисаров бара. Барлыгы исем 30 кешелек исемлек теркәлгән. Шулай итеп, әлеге вакытка бердәм сайлау округы буенча “Бердәм Россия”, КПРФ, “Гадел Россия” сәяси фиркаләре теркәлгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading