16+

Креативларны бер резиденциягә җыячаклар

Казанда креатив кластер - Татарстанның иҗади проект һәм командалары өчен резиденция, шәһәрнең позитив яңалыклары, күргәзмә һәм театраль киңлек өчен мәйданчык барлыкка киләчәк.

Креативларны бер резиденциягә җыячаклар

Казанда креатив кластер - Татарстанның иҗади проект һәм командалары өчен резиденция, шәһәрнең позитив яңалыклары, күргәзмә һәм театраль киңлек өчен мәйданчык барлыкка киләчәк.

- Биредә моңа кадәр шәһәр буенча таралып урнашкан компанияләр берләшә ала, - ди проектның арт-директоры Михаил Егошин. - Иң беренче резидентлар рәтендә архитекторлар, дизайнерлар студиясе, медиа һәм мәгариф проектлары, PR-белгечләр, иҗат бюросы һәм шәһәрнең креатив индустриясенең башка вәкилләре булачак.

Креатив кластер Татарстан урамындагы 20 нче йортта урнашачак. Резиденциянең беренче катын театр залы биләячәк. Икенче катында офислар, иҗат студияләре, кофейня һәм коворкинг булачак. Шунысын да әйтергә кирәк: бу - Татарстанда ачыла торган мондый беренче проект.

Бу хакта тулырак мәгълүматны "ВКонтакте" сайтындагы https://vk.com/kazanspace төркеменә кереп карарга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading