16+

"Кремль урамын гына җыештыралар, дигән сүз булмасын"

Казанда әле кар юк, ләкин инде "кышка" кердек. Шәһәр хуҗалыгы өчен 15 октябрьдән киләсе елның 14 апреленә кадәрге вакыт "кышкы чор" булып санала.

Казанда әле кар юк, ләкин инде "кышка" кердек. Шәһәр хуҗалыгы өчен 15 октябрьдән киләсе елның 14 апреленә кадәрге вакыт "кышкы чор" булып санала.

Башкалада гомуми исәптә 20 миллион квадрат метр мәйданны тәшкил итүче 447 урам-юл челтәрен кардан чистарту бурычы тора. Бу эшләрне башкарып бара алырбызмы?

- Кар чистарту эшләренә 505 берәмлек техника әзерләнде. Шәһәрнең кышкы чорда эшләячәк техника паркы, тулаем алганда, 560 машина һәм трактордан гыйбарәт. Әлегә машиналарның бер өлеше урам юлларын җәйге режимда чистарта, кар ява башлауга ук алар кышкы механизмнар белән җиһазландырылачак. Быел җиде берәмлек яңа техника сатып алынды, шулардан берсе - бульдозер, ул шәһәр бистәләре юлларын кардан арындыруда файдаланылачак, - дип әйтеп үтте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.

Алты урында кар эретү камералары эшләячәк. Явым-төшем күп күзәтелгән очракларда, кар шәһәрнең һәр районында алдан билгеләнелгән кишәрлекләргә вакытлыча бушатып торыла. Юл өслекләренең бозлануын булдырмау максатында, 100 мең тонна тоз-ком катнашмасы, 4 мең тонна каты реагент хәстәрләнгән.
- Бу реагент экологик яктан зарарсыз, 30 градус салкында да карны эретү сыйфатына ия, - дип ышандырды Игорь Куляжев.
Тротуарларны кар-боздан чистартуга 550 эшче билгеләнгән, аларга 50 берәмлек кече техника ярдәм итәчәк.
Темага йомгак ясап, мэр Илсур Метшин кышкы чорның шәһәр хуҗалыгы өчен һәрвакыт җитди имтихан булуын искәртте.

- Кремль урамын гына җыештыралар, дигән сүз булмасын. Казанның 447 урамы да яхшылап җыештырылсын. Тротуарларга нык игътибар бирелсен - казанлылар өчен дә, туристлар өчен дә чиста булсын, - дип, мәсьәләгә җаваплы карарга чакырды шәһәр башлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading