16+

Көрәш буенча Муса Җәлил турнирының кайда узачагы билгеле

Бу атнада Казанның "Ак Барс" Көрәш сараенда татарча көрәш буенча Татарстан чемпионаты узачак.

Көрәш буенча Муса Җәлил турнирының кайда узачагы билгеле

Бу атнада Казанның "Ак Барс" Көрәш сараенда татарча көрәш буенча Татарстан чемпионаты узачак.

Бу атнаның җомга һәм шимбә көннәрендә Казанда көрәш буенча Татарстан чемпионаты узачак. Ә ул арада Муса Җәлил истәлегенә узачак турнирның кайда үтәчәге билгеле булды.

Бу атнада Казанның "Ак Барс" Көрәш сараенда татарча көрәш буенча Татарстан чемпионаты узачак. Ярышларга килү, үлчәнү һәм теркәлү 24 декабрьгә билгеләнгән. Шулай ук бу көнне хөкемдарлар өчен семинар оештырылыр дип көтелә.

Ә ул арада 2021 елда Муса Җәлил турнирын Минзәләдә уздыру планлаштырыла. Билгеле булганча, Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. 1941 елның ноябрь-декабрь айларында Минзәләдә хәрби-сәяси җитәкчеләр (политруклар) әзерләүче кыска сроклы курсларны тәмамлап, «өлкән политрук» дәрәҗәсе ала. Димәк, Муса Җәлил исеме белән бәйле көрәш бәйгесенең Минзәләдә үтүе очраклы хәл булмаячак. Дөньялар тыныч була күрсен...

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading