16+

Көрәшче парлар Артур белән Камилланы котлыйбыз!

Көрәш дөньясында тагын бер бәхетле пар үзләренең мөнәсәбәтләрен законлаштырдылар.

Көрәшче парлар Артур белән Камилланы котлыйбыз!

Көрәш дөньясында тагын бер бәхетле пар үзләренең мөнәсәбәтләрен законлаштырдылар.

Башкортстанда яшәүче танылган көрәшче, халыкара класслы спорт остасы, Россиянең атказанган спорт остасы Артур Зөлкәрнәев белән Россиянең атказанган спорт остасы Камилла Елисеева никах укыткан. Бу хакта Артур үзенең инстаграм аккаунтында хәбәр итә.

Билгеле булганча, узган ел билбаулы көрәш буенча Казанда узган дөнья чемпионатында Камилла дөнья чемпионкасы булып танылды һәм бүләкләү тантанасы вакытында, барысын да шаккаттырып һәм сокландырып, Артур аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган иде. Әлеге мизгелне биредә карарга мөмкин: https://t.me/shahrikazan/2276

Котлыйбыз сезне, яшьләр! Бәхетле булыгыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading