16+

Күрше төбәктә COVID-19 аркасында чикләүләр кайтарылган

Марий Эл Республикасына COVID-19 аркасында чикләүләр кайтарылды.

Марий Эл Республикасына COVID-19 аркасында чикләүләр кайтарылды.

Мондый үзгәрешләрне республика җитәкчесе Александр Евстифеев керткән. Үзгәрешләргә бәйле рәвештә, оешмаларга 15 июньнән 5 июльгә кадәр барлык хезмәткәрләрне, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең һәм хроник авырулары булган затларның 30 процентын дистанцион режимга күчерергә тәкъдим ителде. Моннан тыш, COVID-19ка каршы вакцина кадату буенча тиешле әңгәмәләр үткәрергә кирәк. Шулай ук 15 июньнән 5 июльгә кадәр балигъ булмаганнарга сәүдә үзәкләренә олы кешеләрдән башка йөрү тыелган. Моннан тыш, республикада балалар өчен уен бүлмәләрен һәм күңел ачу үзәкләрен ябалар.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгында соңгы вакытта халык арасында COVID-19 авыруын кабат йоктыру очраклары теркәлә дип белдерделәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading