Чувашиядә хәрби комиссариатка килергә диелгән повесткаларның сәбәпләрен атадылар.
Чувашия хәрби комиссариаты хезмәт итеп кайткан чабаксарлыларга килгән повесткалар турында аңлатма бирде. Билгеле булганча, биредә бернинди мобилизация турында сүз бармый. "Чуваш информ"телеграм-каналында хәрби комиссариатның хәбәре урнаштырылган.
26 февральдә "Про Город" басмасы хезмәт итеп кайткан чабаксарлыларга хәрби комиссариатка килергә диелгән повесткалар җибәрелүе турында хәбәр иткән. Хәрби комиссариатта бернинди мобилизация турында да сүз бармавы хакында искәрткәннәр.
"Шәхси мәгълүматларны ачыклау һәм запастагы гражданнарның хәрби учеты документларына үзгәрешләр кертү буенча планлы чаралар дәвам итә", - дип хәбәр итә Чувашия хәрби комиссариаты.
Фото: https://t.me/chuvinform/3338
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар