16+

Күсе агуы кәнфит түгел: Казанның бер мәктәбендә балалар күсе агуы белән агуланган

Казанның 60 нчы мәктәбендә белем алучы өч бала күсе агуы белән агуланган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.

Казанның 60 нчы мәктәбендә белем алучы өч бала күсе агуы белән агуланган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.

Идарә белгечләре мәктәптә тикшерү үткәргән.
"Тикшерү барышында, документларны караганнан һәм мәктәп персоналыннан сораштырулардан соң мәктәпнең фирма белән килешү буенча кимерүчеләрне агулаулары ачыкланган. Дезинфекция вакытында кагыйдәләр бозылу ачыкланган, шул исәптән кимерүчеләр өчен алдавыч балалар күрә торган урынга куелган булган”, - дип хәбәр итә ведомство.

Кагыйдәләрне бозучы затлар җаваплылыкка тартылачак. Бу вазгыятьне идарә контрольдә тота.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, укучыларның хәле канәгатьләнерлек дип билгеләнә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов укучыларның сәламәтлеген контрольдә тотарга йөкләде. Бу турыда республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Татарстан Хөкүмәте Йортында республикакүләм киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенә, Мәгариф һәм фән министрлыгына укучыларның агулану нечкәлекләрен ачыкларга йөкләде, - диелгән хәбәрдә.

Рөстәм Миңнеханов күсе агуы белән агуланган укучыларга Балалар республика клиник хастаханәсендә тиешле ярдәм күрсәтелергә тиешлеген әйткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading