16+

Ксения Собчак әнисендә коронавирус булуы ихтимал

68 яшьлек Людмила Нарусованы коточкыч чир билгеләре пәйда булгач, мәгьлүм булган Коммунаркадагы дәваханәгә салганнар, бу хакта аның кызы Ксения Собчак хәбәр итә. 

«Минем әнием хәзер Коммунаркада. Бирегә аны температурасы күтәрелгәч, алып килдек. Әлегә вируслы пневмония диагнозы куелды. Анализларның нәтиҗәләрен көтәбез. Әлегә алар әзер түгел. Мин көне - төне телевидениедәге эшемдә, инфекционкалар буйлап йөрим, әнием белән 2 атна күрешмәгән идек. ул Мәскәү янындагы бер санаторийда сихәтләнде, шуннан кайтканнан соң, миңа шалтыратты да, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртуымны үтенде», — диде телевидение алып баручысы.

Әйтеп китик, соңгы арада Людмила Нарусова изоляциядә булган. «Конституцион закон чыгару комитеты рәисе хәбәр иткәнчә, (Людмила Борисовна аның составында эшләгән) ул мөстәкыйль рәвештә изоляциядә калырга булган, чөнки чит илдән кайтучы бер дусты белән аралашкан», — дип белдергән РИА Новости басмасына Совет Федерациясенең регламент буенча комитеты рәисе Вячеслав Тимченко, 
 
Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading